На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

Лениногорск районының Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды

Лениногорск районының Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Ачылу чарасына Керкәле авылы халкы, район авыл җирлеге башлыклары да килде. Тантананың мәртәбәле кунагы «Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды.

Бина авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү программасы буенча төзелгән.

Программа 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла, шуның нәтиҗәсендә безнең районда өченче бина төзелде һәм алты бинада капиталь ремонт ясалды. Районда беренчеләрдән булып яңа бина Тимәштә, аннары Шөгер авыл җирлегендә ачылган иде, алар уңышлы гына эшләп килә. Инде менә Керкәледә ачылды.

«Безнең өчен муниципаль хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудыру мөһим. Төзүчеләргә аерым рәхмәт – алар бик яхшы эш башкардылар. Бирегә, һичшиксез, үзләренең мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен авыл халык килер», – дип ассызыклады Әгъзам Гобәйдуллин.

«Бу авыл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертү, ул безнең территорияләргә игътибар бирелүен раслый. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә безнең ихтыяҗларга игътибарлы булулары һәм муниципалитетлар өчен программаларның күптөрлелеге өчен рәхмәт белдерәм», – диде Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.

Яңа башкарма комитет бинасы барлык кирәкле җиһазлар, кабинетлар, бүлмәләр белән тәэмин ителгән. Монда җитәкчелек, белгечләр өчен кабинетлар, хезмәт бүлмәләре һәм архив өчен дә урын ясалган.

Эш визиты кысаларында Әгъзам Гобәйдуллин Керкәле авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль Сафуанов янына барды, хәлләрен белеште, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх