На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Оренбург өлкәсендә беренче «Ак чәчәкләр» хатын-кызлар форумы узган

15 март көнне Оренбург өлкәсенең Беренче Имангулово авылында яшь кызлар өчен «Ак чәчәкләр» хатын-кызлар форумы узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага хөрмәтле кунаклар – Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе җиңүчесе Алсу Байгилдина һәм визажист Вилена Сөнгатуллина чакырылган.

Әңгәмә форматында Алсу белән конкурс, татар кызларының җәмгыятьтәге урыны һәм татар халкының киләчәге турында сөйләшү узган.

Ә Вилена сәхнә макияжы буенча мастер-класс үткәргән. Чара ахырында чәй табыны артында фикер алышу оештырылган.

Ссылка на первоисточник
наверх