На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

Татарстанда 1 июльдән теркәлмәгән этләрнең хуҗаларына штраф сала башлыйлар

Татарстанда 1 июльдән этләрне теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе карары нигезендә, йорт хайваннарын теркәмәгән өчен административ җаваплылык кертелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика территориясендәге барлык этләр дә ветеринария учреждениеләрендә теркәлгән һәм чипланган булырга тиеш. Әлеге карар эт хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Яңа кагыйдәләр нигезендә:

  • 2025 елның 1 гыйнварыннан соң туган көчекләр туганнан соң өч ай дәвамында теркәлергә тиеш.
  • 2025 елның 1 гыйнварына кадәр туган этләр 2025 елның 31 декабренә кадәр теркәлергә тиеш.
  • Зур эт сатып алган очракта аны 30 көн дәвамында теркәргә кирәк.
  • Эт Татарстанда 30 тәүлектән кимрәк вакыт дәвамында вакытлыча гына булган очракта теркәлү таләп ителми.

Йорт хайванын теркәмәгән хуҗага карата кисәтү ясалырга яки 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Таләпне кабат бозган очракта штраф күләме 5 мең сумга кадәр арта.

Республика халкына шулай ук җирле үзидарәнең башкарма органнарына хуҗасыз йөргән хайваннар турында хәбәр итәргә кирәклеге турында искәртәләр. Ветеринария идарәсе хайван хуҗаларын штрафлар түләмәс өчен билгеләнгән таләпләрне вакытында үтәргә өнди.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх