На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Татьяна Гусева
    Когда-то во втором классе я в Темиртау изучала казахский язык. Который больше, чем наполовину состоит из русских букв...Әлмәттә сугыш вет...
  • Сергей Карабухин
    Ванга: – «Все растает, словно лед, и только одно останется нетронутым – слава Владимира, слава России. Слишком много ...Бурденко госпитал...
  • олег донсков
    Что-то новенькое появилось -по-татарски стали обьясяться? Понятно. а мы по-русски. Вот и федерация у нас.Милли Шура рәисе ...

Татарстан хәрбиләре алгы сызыктагы вазгыять турында сөйләде

Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Яшелчә авылыннан Илнар Гыйниятуллин һәм Куйбышев Затоныннан Рәдиф Сәйфиев үзләренең хәрби тормышы турында сөйләде. Алар 2022 елда мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына китә.

Илнар Донецк өлкәсенә эләгә, ул хәзер дә шунда хезмәт итә.

«Безнең хәрби частьтә мин районнан үзем генә, район волонтерлары җибәрә торган исемле посылкаларны мин дә алам. Моның өчен аларга зур рәхмәт, алар безгә фронтта иң кирәкле әйберләрне җибәрә», - диде хәрби.

Рәдиф Сәйфиев Луганск өлкәсенә эләккән, якташлары белән бергә хезмәт итә һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен райондашларына рәхмәтләрен җиткерә.

«Безнең часть Сватовода торганда, җирле халыкка да үзебезнең азык-төлектән өлеш чыгардык. Анда гуманитар ярдәм пункты урнашкан интернат бар иде һәм без аларга консервланган ит, макароннар (һ.б.) илттек. Боларның барысын да балаларга һәм картларга бирдек, алар ярдәм өчен бик рәхмәтле булдылар», - ди Сәйфиев.

Рәдиф ике ел эчендә ике «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Хәзер ул гаиләсенә (анда ике бала үсә) өченче тапкыр ялга кайткан.

Очрашуда фронттагы вазгыять, гаиләләр һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Анда шулай ук хәрби комиссар Таһир Миңнекәев һәм ветераннар советы рәисе Газинур Габидуллин да катнашты.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Светлана Заһидуллина катнашында әзерләнде

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх