На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Актаныш кадетлары Ватанга тугры хезмәт итәргә ант бирде

Актанышта Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе курсантлары тантаналы рәвештә ант кабул итте. Хәрби ант кабул итү тантанасы быел хөкүмәт программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән «Иман» спорт сараенда узды. Курсантларны истәлекле бәйрәм белән котларга Актаныш районы җитәкчелеге, ата-аналар килде.

Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Кадет мәктәбенең ант кабул итү тантанасы Россия, Татарстан һәм Җиңү байракларын алып керү һәм илебез, республикабыз Гимнын башкару белән башланды. Тантана кунакларын кадет мәктәбенең данлыклы барабанчылар ансамбле сәламләде.

Кадетлар Актаныш муниципаль районы башлыгы, Әфган сугышы ветераны Ленар Зарипов, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча урынбасары, подполковник Нәсим Заһертдинов, Актаныш районы урманчылык участогы урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев һәм кадет мәктәбе укытучылары, тәрбиячеләре каршында ант текстын укып, Ватаныбызны сакларга, якларга, тугры булырга сүз бирде.

Кадет мәктәбе директоры Илсур Ялалов яңа гына рәсми төстә ант кабул итеп кадетлар сафына кушылган 40 курсант егет һәм кызны ихластан котлап, тагын бер кат изге сүзләрдәге үгет-нәсыйхатләрен җиткерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх