Россия һәм Украина 25 яшькә кадәрге яшьтәге хәрби хезмәткәрләр белән алмашты. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Россия белән Украина арасында 2 июньдә төзелгән килешү нигезендә, Киев режимы контролендәге территориядән 25 яшькә кадәрге Россия хәрби хезмәткәрләренең беренче төркеме кире кайтарылды», — диелә ведомство белдерүендә.
Россия хәрбиләрен дәвалау һәм тернәкләндерү өчен медицина үзәкләренә китерәчәкләр. Хәзерге вакытта алар Белоруссиядә, аларга беренче ярдәм күрсәтелә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии