На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Әлмәттә һәлак булган каһарманнарның якыннарына Батырлык ордены тапшырылды

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарманнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) 7 әлмәтле: Артур Әхмәдуллин, Нияз Абзалов, Анатолий Антонов, Дмитрий Макаров, Алексей Мельников, Ринат Насыйбуллин, Наил Сәхаветдинов бүләкләнде.

«Бүген без Ватанны намус белән саклаган һәм гаделлекне яклаган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез.

Аларның кыюлыгы - барыбыз өчен дә үрнәк. Һәлак булган каһарманнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз һәм якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Әлеге ир-егетләрнең исемнәре хәтердә мәңге сакланыр. Хәрбиләрнең туганнарын ярдәмебездән ташламаячакбыз», - дип ышандырды Гүзәл Хәбетдинова.

Искзртик, мобилизациянең беренче көннәреннән үк җирле хакимият тырышлыгы белән хәрбиләрнең гаиләләренә медицина, психологик, социаль, хокукый һәм көнкүреш ярдәме күрсәтелә башлады. Эшләрне координацияләү һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү максатында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» оператив штабы булдырылды. Штабка 8(8553) 26-01-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх