На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Социаль фонд бүлегендә Татарстанда ана капиталын нәрсәгә тотулары турында сөйләделәр

Торак шартларын яхшырту татарстанлылар арасында программа гамәлдә булган чорда ана капиталы акчаларын сарыф итүнең иң популяр юнәлеше булып кала. РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

«Программа гамәлдә булган елларда Татарстанда 324 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртуга 142 миллиард сумнан артык акча сарыф иткән.

Шул исәптән агымдагы ел башыннан 3,5 меңнән артык сертификат хуҗасы 2,3 миллиард сумнан артык акча юнәлдергән», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

50 меңнән артык кеше балаларын укытуга - 2,6 миллиард сум, шул исәптән быелның башыннан 1,5 меңнән артык кеше 99 миллион сумнан күбрәк акча сарыф иткән.

«34 мең сертификат хуҗасы айлык түләүгә 2,5 миллиард сум юнәлдергән. Шул исәптән быел 7 меңнән артык кеше 244 миллион сум акчасын шул рәвешле файдаланган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

4 меңнән артык татарстанлы дәүләт ярдәменең калган акчаларыннан 17 миллион сумнан артык күләмдә бер тапкыр бирелә торган түләү алган.

Республикада яшәүче 236 хатын-кыз тупланма пенсияләрне формалаштыруга 50 миллион сум акча юнәлдергән. Өч гаилә инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә интеграцияләүгә 139 мең сум акча сарыф иткән.

Ссылка на первоисточник
наверх