На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казан мэриясе оештырган чираттагы бушлай татар теле курслары тәмамланган

Казан мэриясе тарафыннан оештырылучы чираттагы бушлай татар теле курслары тәмамланды. 7 октябрьдә старт алган бушлай татар теле курслары барлык теләүчеләр өчен ике төркемдә узды: башлангыч һәм дәвам итүче. Курслар Казан Башкарма комитеты бинасында узды. Бу хакта «Милли Казан» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Курсны уңышлы тәмамлаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларга һәрвакыттагыча истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлеге төркемнәрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә регион этабында җиңүче, «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2024» конкурсы призеры Ләйлә Гарифҗанова укытты, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх