Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Абзац белән сөйләшүдә бер балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека буенча ставка 6 процентка тигез булырга тиеш, дигән фикере белән уртаклашты.
Депутат икътисадның акрынаюын билгеләп үтте һәм, торак төзелә торган, ә аны сатып алырга кеше булмаган вазгыятьләргә каршы тору сыйфатында, бер бала өчен 6 процентлы ставка, ике бала өчен 4 процентлы ставка, өч бала өчен 2 процентлы ставка билгеләргә тәкъдим итте.
Ә дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен процентлар бөтенләй бетерелергә һәм минималь түләүләр булырга тиеш диде.«Бу һәркем өчен дә файдага булачак», – дип саный Бессараб.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии