«Евразия» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Казанда уза торган «Киләчәкне формалаштырып»III Халыкара Мәгариф министрлары форумында интерактив стенд күрсәтте. Форум Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм «Минем тарихым» фонды ярдәмендә уза. РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Евразия» оешмасы Советы рәисе Алена Аршинова да журналистларга фикерен җиткерде.
«Без хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә уртаклашырга әзер. Безнең проектлар мәгарифебезнең иң яхшы тәҗрибәләрен һәм методикаларын үстерүдә, рус теленең популярлыгын, Россия һәм Евразия илләре мәдәнияте, әдәбияты, тарихы белән кызыксынуны арттыруда зур адым булыр, дип ышанабыз. Без чын күңелдән Евразия халыкларының бу платформада уртак мәгариф, мәгълүмати һәм мәдәни киңлек булдыруларын телибез», – ассызыклады сәясәт эшлеклесе.
«Евразия» стендында «Евразия лицее» Халыкара киләчәк мәктәбе концепциясе тәкъдим ителгән, анда форумда катнашучы һәркем цифрлы конструктор аша идеаль бердәм белем бирү киңлеген үз күзаллавын тәкъдим итә ала, дип билгели оештыручылар. РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, министрлык «Евразия» оешмасы белән бергә «Евразия лицее» идеаль мәктәбе проектын гамәлгә ашыра, ул совет чорының һәм ил педагогикасының иң яхшы традицияләренә нигезләнәчәк.
- Форум РФ Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм «Минем тарихым» фонды тарафыннан оештырылган. «Киләчәкне формалаштырып» – 30 илдән 170тән артык чит ил делегатын җыйды. Шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Абхазия, Көньяк Осетия, Мьянма, Лаос, Сербия Республикасы, Герцеговина, Буркина-Фасо, Камерун, Үзәк Африка Республикасы һәм башка дәүләтләрдән вәкилләр килде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии