Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында Аи-95 бензинының бәясе 21-28 июнь аралыгында атна эчендә 7 проценттан күбрәккә арткан. Бу сәүдә материалларыннан аңлашыла, дип яза «РИА Новости».
Җомга нәтиҗәләре буенча гына да Россиянең Европа өлеше территориаль индексы буенча Аи-95 маркалы бензин бәясе пәнҗешәмбе белән чагыштырганда 1,74 процентка, бер тонна өчен 63 416 сумга кадәр арткан.
Аи-92 бензины көн эчендә 1,85 процентка – бер тонна өчен 52 525 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Узган атнаның җомгасы белән чагыштырганда Аи-92 бензины бәясе 1,5 процентка, Аи-95 маркалы бензинныкы – 7,1 процентка арткан.Шул ук вакытта җәйге дизель ягулыгы җомга көнне 0,13 процентка, ә атна эчендә 0,7 процентка, бер тонна өчен 59 822 сумга кадәр арзанайган.
Свежие комментарии