Россия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Президенты Александр Лукашенко телефоннан сөйләшү уздырды. Анда ике яклы хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре, шулай ук агымдагы халыкара вазгыять турында фикер алыштылар. Бу хакта РИА Новости «Пул первого» Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.
Әңгәмәдә «1000/1000» формуласы буенча әсирләр алмашуга аерым игътибар бирелде.
Россия Президенты Беларусь хезмәттәшенә бу процессны оештыруда актив ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул Истанбулда ирешелгән килешүләрнең дәвамы булды.
Свежие комментарии