На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

Аксубайда «Күрше Фест» республика игелек проекты башланды

Аксубайда «Күрше Фест» республика игелек проекты старт алды. Кич белән Шоссе урамы 82нче йорт ишегалдында бәйрәм программасы узды. Мәйданчыкта музыка яңгырау белән, бөтен тирә-якта яшәүчеләр җыелды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

«Күрше Фест» мәдәни проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылды.

Аның максаты – игелекле мөнәсәбәтләрне ныгыту, республиканың шәһәр ишегалларында якты вакыйгалар булдыру. Бу «Безнең ишегалды» программасының дәвамы, ул халыкка үз ишегалларын иҗат, аралашу һәм активлык мәйданчыгына әверелдерү мөмкинлеге бирә.

Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов сәламләде.

«Бу бәйрәм Республика Рәисе ярдәме белән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырыла. Ул мәдәни һәм социаль тормышны җанландыруга юнәлтелгән. Сездән бары тик активлык, алкышлар гына таләп ителә. Яхшы ял сезгә», – диде ул.

Халыкка «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар район бүлеге җитәкчесе Ольга Копанева мөрәҗәгать итте.

«Республика проектын без сездә башлыйбыз. Районда бәйрәмнәр чираты сезнең йорт ишегелдыннан башлана. Сабан туена, Троицк әйлән-бәйләненә, фестивальләргә, Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәменә чакырабыз», – диде ул.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Идарәче компания» ҖЧҖ белән Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә кызыклы программа әзерләгәннәр. Районның иң яхшы артистлары урамнарда чыгыш ясады. Олылар концерт программасын караган, уеннарда һәм конкурсларда катнашкан арада, балалар рәхәтләнеп аквагримга чиратка басты.

Алар уйнадылар, йөгерделәр, велосипедларда йөрделәр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх