На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Ризәлә Исмәгыйлева: «Кабатланмас моңнар» концертының махсус кунагы Габделфәт Сафин була

3 ноябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак «Кабатланмас моңнар» концертына махсус кунак итеп Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин чакырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Тәртип» радиосының баш редакторы, идея авторы һәм «Кабатланмас моңнар» концертының төп оештыручысы Ризәлә Исмәгыйлева хәбәр итте.

«Кеше концертында катнашып йөрмәгәнен белсәк тә, «Тәртип» концертына килергә риза булганы, «Тәртип» үсешенә өлеш кертергә теләве өчен аңа рәхмәт. Халык аның сөйләвен дә, җырлавын да ишетә алачак», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Ул Габделфәт Сафин монологлары популяр булуын билгеләп узды. «Радио тыңлаучылар иң күп сораган нәрсә ул – Габделфәт Сафин монологлары. «Балам», «Өлгерегез», «Әниләргә» дигән монологлар. Еламыйча тыңлап та булмый ул әйберләрне. Халык яратып сорый. Ул аларны шулкадәр тәэсирле итеп яздырган. Габделфәт Сафинның җырчы гына түгел, нәшир икәнен дә искә төшерсәк, ул «Тәртип» форматына туры килә торган кунак», – дип ассызыклады Ризәлә Исмәгыйлева.

Габделфәт Сафин концертта тормыш иптәше Рузилә Сафина белән бергә чыгыш ясаячак. «Рузилә Сафинаның шигырьләре эфирда яңгырый. Аның тавышы искиткеч», – дип бәяләде «Тәртип» радиосының баш редакторы.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх