
Казан Кремлендә «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей ир-атлар һәм хатын-кызлар командаларын хөрмәтләделәр. Командалар икесе дә узган сезонда ил чемпионы булды.
«Безнең титуллы ир-атлар командасы илнең Суперкубогын яулады һәм 23 тапкыр Россия чемпионы титулына ия булды. Инде 15 ел дәвамында ил чемпионатында безнең ир-атлар командасына тиңнәр юк.
Ир-атлар командасының уңышына кызларыбыз да кабатлады. Алар, көндәшләрен җиңеп, бишенче тапкыр мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Сезнең җиңүләрегез – югары осталык, тырышлык таләп итүче тренировкалар һәм җиңүгә омтылыш нәтиҗәсе. Сез Татарстанның спорт традицияләрен лаеклы дәвам итәсез», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерларга.Ул ассызыклаганча, мондый җиңүләр яшьләрне илһамландыра, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә һәм чирәмдәге хоккейга яңа спортчыларны җәлеп итә.
Беренче итеп Рөстәм Миңнеханов хатын-кызлар командасын бүләкләде. Ул уенчыларга һәм тренерларга рәхмәт хатлары тапшырды.
«Без бу спорт сезонын бик уңышлы тәмамладык. Татарстанның чирәмдәге хоккее югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат исбатлый алуыбыз белән горурланабыз. Бездә – Россиядәге иң яхшы стадион һәм яңа казанышларга әзер булган искиткеч команда», – диде «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей хатын-кызлар командасының баш тренеры Валентина Апельганец.
Ул Рөстәм Миңнехановка Россия чемпионатының алтын медален һәм клубның зур эмблемасын бүләк итте.
Аннары Татарстан Рәисе 15 ел дәвамында Россия чемпионы титулын саклап килгән ир-атлар командасы уенчыларын бүләкләде.
«Республика җитәкчелеге безнең командага һәм гомумән әлеге спорт төренә зур игътибар бирә. Җиңүләребез алга таба да дәвам итәчәк, дип ышанам», – дип белдерде «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей ир-атлар командасының баш тренеры Араик Маргарян.
Ул команда капитаны белән бергә Рөстәм Миңнехановка алтын медаль белән Татарстан Рәисенең фамилиясе язылган 99 номерлы уенчы футболкасын тапшырды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии