На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Александр Антошин
А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
• Николай
А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
• Татьяна Рублева
твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Казанда «Иске Таш» мәчете төзекләндерүдән соң сентябрьгә кадәр ачылачак

Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан «Иске Таш» мәчете мөселманнар өчен агымдагы елның август аенда ук ачылырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов «Тарихи хәтер» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә вакытында белдерде.

«Мәчетнең тарихы зур. Анда нәрсә генә булмаган: балалар сәнгать мәктәбе дә, склад биналары да. Бина үзенең беренчел кыяфәтен югалткан. Без аны хәзер актив рәвештә торгызабыз. Быел август ахырында мәчет үз ишекләрен ачар дип өметләнәбез», – дип сөйләде Гыйльметдинов.

«Иске Таш» мәчетендә эшләр 2020 елда башланды. Проектның заказчысы – РФ Мәдәният министрлыгы. Аны гамәлгә ашыруга федераль акчалар бүлеп бирелде. Проект документациясен эшләү 2020-2021 елларда 6,9 миллион сумга төшкән. «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге хәбәр иткәнчә, 72 миллион сумнан артык бәягә ике дәүләт контракты кысаларында эшләр тулы күләмдә башкарылган.

Ссылка на первоисточник
наверх