На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Химиклар көнендә Олег Коробченко Менделеевск районы химикларына бүләкләр тапшырды

Премьер-министр урынбасары һәм Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 23 майда Менделеевскида Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты һәм химия тармагы хезмәткәрләрен бүләкләде. Бу хакта республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үз чыгышында ул, төбәк өчен химия тармагының мөһимлеген әйтте, Менделеевск районының Россиянең химия сәнәгате башкаласы булып саналуын искәртте.

1910 елда нәкъ менә биредә илдә беренче булып Россия чималыннан гади суперфосфат җитештерелә.

Моннан тыш, Олег Коробченко Бөек Ватан сугышы елларында районның химия сәнәгатенә керткән саллы тарихи өлешен дә искәртте, ул вакытта Карпов исемендәге химия заводы фронт өчен 20дән артык төр продукция җитештергән. Бүген бу заводта җитештерү эшчәнлеге дәвам итә, табигый газны эшкәртеп «Аммоний» ашламасы җитештерелә. Шулай ук «Аммоний 2.0» проекты тормышка ашырыла, оешманы һәм гомумән районны үстерүгә ярдәм итә.

Министр сүзләренчә, Татарстанның химия сәнәгате ил икътисадына сизелерлек өлеш кертә. Республика Россия полиэтиленының 30 процентын, синтетик каучукларның 40 процентын һәм йөк автомашиналарының яртысыннан артыгын җитештерә. Башка тармаклар, шул исәптән полимерлар эшкәртү дә үсә.

Олег Коробченко завод эшчеләренә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм Менделеевск районы химия тармагының иң яхшы эшчеләренә бүләкләр тапшырды.

Ссылка на первоисточник
наверх