На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Яңа елдан Казан мәктәпләрендә кайнар аш бәясе 4-10 сумга артачак

2025 елда Татарстан башкаласы мәктәпләрендә кайнар аш бәясе 4-10 сумга артачак. Казан мэриясенең матбугат хезмәте Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.

Аерым алганда, ирекле сайланган меню – 89 сумга, комплекс – 63 сумга, иртәнге аш яки кичке әбәт – 43 сумга, аш 20 сумга төшәчәк.

«Бәяләр халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң түбәннәрдән берсе булып кала.

Индексация 1,5 елдан артык үткәрелмәгән», - дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә.

Шул ук вакытта укучыларның яртысыннан артыгы, 92 меңе, шәһәр бюджеты хисабына бушлай туклануын дәвам итәчәк. Аларга башлангыч сыйныф укучылары һәм ташламалы категорияләрдән 5-11 сыйныф укучыларының 18 проценты керә, дип искәрттеләр мэриядә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх