На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда «Алтын минбәр» юбилей кинофестивале рәсми рәвештә башланды

Казанда «Алтын минбәр» 20нче юбилей халыкара кинофестивале рәсми рәвештә ачылды. Казан Ратушасында программаны игълан иттеләр һәм кинофорум жюрисын тәкъдим иттеләр.

Кинофестиваль президенты — РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән кунакларны аның беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов сәламләде.

«Дөньяда кинофестивальләр күп, әмма безнеке - уникаль. Инде билгеләп үтелгәнчә, «Алтын минбәр» исеме алтын трибуна дигәнне аңлата, без, дини, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сүзне шуннан тапшырабыз. Бүген безнең җәмгыять өчен мөһим сүзне кинематография дә тапшыра», - диде Әббәсов.

Фестивальнең конкурс программасы 51 картинадан тора. Тагын 90 картина төп конкурска параллель рәвештә кино көннәре, «Бөтен гаилә белән — кинога», «Ислам йөзләрдә», «Татарстан кинематографының 100 еллыгы» һәм башка программалар кысаларында тәкъдим ителәчәк.

Фестивальнең жюри составы һәм Азия киносын (NetPAC) алга этәрү челтәре жюри составы игълан ителде. «Алтын минбәр» жюри командасында төрек режиссеры Метин Гюнай рәислек итә. Төп корпус жюриена Премендра Мазумдер, Хуссейн Мохсен Дуач, Эсма Даниэл һәм Хумайд әл Амри, NetPAC жюрисына Максим Казючиц һәм Надир Бадалов кергән.

Быел конкурс программасы фильмнарын карау түләүле булды. Программаның күп өлешен «Алмаз Синема Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында күрергә мөмкин. Казан кино фестивале ябылу танатансы 11 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза.

Ссылка на первоисточник
наверх