Татарстанда Россия һәм Африка җыелма командалары арасында көрәш сәнгате буенча дусларча турнир уздырылырга мөмкин. Инициативаны берничә Африка иле дә хуплады. Бу хакта «Татар-информ»га «ТАТФАЙТ» халыкара профессиональ көрәш лигасы генераль директоры, Россия Көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан атказанган тренеры Александр Даренков сөйләде.
Казанның мондый тәҗрибәсе бар: 2019 елда шәһәргә Кытай командасы килде, дип искәртте ул.
«Идеяне тормышка ашыру турында уйлашабыз, әмма әлегә илдәге вәзгыять мондый зур турнирлар уздыру өчен туры килми. Әмма, Кытайдан тыш, безгә тагын берничә Африка иле чыкты. Россия җыелма командасы бу очракта күбесенчә Татарстан көрәшчеләреннән торачак», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Турнирны шулай ук Иран хупларга әзер. Әмма аның вәкилләре белән сөйләшүләр әле «бик ерак стадиядә», дип өстәде Даренков. Аның сүзләренчә, ярышлар программасына берьюлы берничә төр көрәш сәнгате керәчәк.
Свежие комментарии