Самара өлкәсенең Камышлы татар халык театры 105нче театраль сезонын Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай» комедиясе белән ачып җибәрде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
8 апрельдә артистлар Татар Байтуганы авылында, 10 апрельдә Балыклы авылында комедия күрсәттеләр. Камышлы тамашачылары премьераны 11 апрельдә карадылар.
Театр сезонында Наил Хәкимов, Искәндәр Төхбатшин, Алия Кәримова, Гүзәлия Зарипова, Лилия Фәртдинова, Флера Абсаттарова, Радмир Гатауллин, Гүзәл Нуретдинова катнаша.
Свежие комментарии