На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Кукмара мөхтәсибәтендә «VII Мәчкәрә укулары» узды

15 августта Кукмара мөхтәсибәтендә «VII Мәчкәрә укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге фәнни чарада танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты, бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» җитәкчесе ярдәмчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итте.

Фото: © Гөлнира Абдрахманова

Конференция «Гореф-гадәтләрдән тайпылмыйча яшәү – татар гаиләсенең нигезе» темасына нигезләнгән. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде.

«Фәнни җыен алдыннан килгән кунаклар һәм катнашучылар Мәчкәрә авылының борынгы зиратында булды һәм биредә дәфен кылынган мәрхүмнәрне дога белән искә алды. Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Коръән аятьләре укыды һәм Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, әлеге зиратта үз гомерләрен дингә һәм милләткә хезмәт итүгә багышлаган танылган дин әһелләре, галимнәр, остазлар җирләнгән», – дип искәртте Гөлнира Абдрахманова.

Фото: © Гөлнира Абдрахманова

Конференция кысаларында катнашучылар тарихи Мәчкәрә мәчетен төзекләндерү барышы белән танышты. Тарихи мәчет каршында алар Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды.

«Конференциядә төрле темалар, шул исәптән татар шәҗәрәләрен өйрәнү, Мәчкәрә мәчете һәм авыл тарихы, шулай ук борынгы Мәчкәрә зиратындагы кабер ташларын тикшерү каралды. Көн дәвамында танылган галимнәр һәм тарихчылар чыгыш ясады, алар арасында Тәэминә Биктимерова, Дамир Исхаков, Ирек Һадиев, Айдар Гайнетдинов һәм башка белгечләр бар иде», – дип сөйләде Гөлнира Абдрахманова.

Фото: © Гөлнира Абдрахманова

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх