Татарстанның «Урман-янгын үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда урман фонды белән чиктәш җирләрдә 432 термик нокта һәм 335 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Быел термонокталар саны узган ел белән чагыштырганда 2,2 тапкырга, ә янгыннар саны 2,6 тапкырга күбрәк.
«Быел урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде», – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.
Аның сүзләренчә, республика урманнарында янгын куркынычы сезоны «штатлы режимда уза».
«Республика территориясендә яуган яңгырлар урманнарда янгын куркынычы классын киметте. Шуңа да карамастан, һава шартлары теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин, җәйнең күп өлеше алда, шуңа күрә без урман янгыннарына контрольне киметмибез», – дип өстәде Сөнгатуллин.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии