Татарстанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен гомуми ташламалар һәм пособиеләр белән беррәттән өстәмә ташламалар да каралган. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» материалында.
Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен түбәндәге ташламалар гамәлдә:
- 18 яшькә кадәрге һәр инвалид бала өчен салымнан тотып калу. Бала I яки II төркем инвалид булган һәм югары уку йорты яки урта махсус уку йортында көндезге бүлектә белем алган очракта, тотып калу 24 яшькә кадәр саклана. Тотып калу күләме ата-аналар һәм уллыкка алучылар өчен 12 мең сум, опекуннар һәм попечительләр өчен 6 мең сум тәшкил итә;
- балалар бакчаларында, яслеләрдә, шулай ук сәламәтләндерү учреждениеләрендә өстенлекле тәртиптә урын бирү;
- ата-аналарның берсе, опекуннар яки попечительләр өчен ай саен өстәмә дүрт ял көне бирү;
- 18 яшькә кадәрге инвалид баланың әти-әнисенең берсе, опекуны яки попечителенә кирәк булган очракта тулы булмаган эш көне эшләргә мөмкинлек бирү;
- 18 яшькә кадәрге инвалид баланың әти-әнисенең берсе, опекуны яки попечителенә ел саен уңайлы вакытта түләүле отпускка чыгу мөмкинлеге бирү;
- инвалид баласы булган хезмәткәрне үзенең ризалыгы булган очракта гына командировкаларга җибәрү, өстәмә эшкә, төнге вакыттагы эшкә, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү;
- даруханәләрдә, кибетләрдә, поликлиникаларда, почтада һәм башка учреждениеләрдә чиратсыз хезмәт күрсәтү.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk. com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии