На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Менделеевскидан алгы сызыкка 25 тонна шефлык ярдәме җибәрделәр

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Менделеевск махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы мәртәбә мөһим йөк – 25 тонна шефлык ярдәме җибәрде. Йөк составында егетләргә алгы сызыкта кирәк булачак бөтен нәрсә бар: маскировка челтәрләре, медикаментлар, азык-төлек продуктлары, су, шулай ук шәхси посылкалар һәм техника.

Гуманитар йөкне формалаштырганда транспорт чараларына аерым игътибар бирелде. Фронтка «УАЗ», «Нива» внедорожниклары һәм өч мотоцикл (берсе арбалы) җибәрелде. Моннан тыш, йөк составына антидрон юрганнар һәм төзелеш материаллары керде.

«Гуманитар йөкне символик көндә – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә җибәрәбез. Посылкаларга иң кирәкле әйберләр керде. Аларның күбесе – хәрби егетләр үзләре сораган нәрсәләр. Бу техника да, көнкүрештә кирәкле әйберләр дә. Читтә калмаган барлык Менделеевск халкына, волонтерларга һәм предприятиеләргә рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Искәндәров.

Ярдәм җыюда бөтен шәһәр халкы – волонтерлар, гади кешеләр һәм шәһәр предприятиеләренең коллективлары катнашты. Хәрбиләргә дигән тартмаларга, хатларга һәркем күңел җылысын салды, дип белдерделәр район администрациясендә.

Йөк инде җибәрелгән һәм берничә көннән алгы сызыктагы хәрбиләргә тапшырылачак.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх