На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Блогер Миләүшә: Блогны татар телендә алып барып, еракта яшәп тә, милләткә якынаясың

Август аенда «Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. Анда блогер һәм журналист эше арасындагы охшашлыклар һәм аермалар тикшерелде. Чарада катнашкан Алманиядә яшәүче блогер Миләүшә читтә торып та блогын татар телендә алып баруын әйтә.

Блогны «Арча кызы Миләүшә» исеме белән алып барам.

4 ел элек татар телендә алып бара башладым. Мин 20 елдан артык Алманиядә яшим. Анда укыдым, кияүгә чыгып калдым.

Читтә яшәгәндә телең тагын да якыная. Мин язылучыларым белән аралашып торам, барысы белән дуслашып беттек, хейтерларым да юк.

Заманында Алманиянең исеме матур түгел иде, хәзер бөтенләй башка булуын күрсәтәм. Блогны татар телендә алып барып, еракта яшәп тә, милләткә якынаясың, ди ул.

Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.

  • Милли блогерлар һәм журналистлар җыелган җирдә: кемнең эше авыррак һәм кем иреклерәк?

 

Ссылка на первоисточник
наверх