РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән Радж Хальфин һәм I дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале белән Али Корбанов бүләкләнде. Бүләкләр Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясендә тапшырылды. Хәрбиләрне Казан мэры Илсур Метшин бүләкләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә.
Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Свежие комментарии