На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Туризм тармагы вәкилләре БРИКС саммиты алдыннан белемнәрен арттырачак

Казанда Татарстан Республикасы туристлык тармагы вәкилләре өчен «Гостеприимство. Перезагрузка-2024. БРИКС» исемле укулар узачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында тендер материалларында чыгарылган.

Чара ике көн дәвамында, 19 һәм 20 сентябрьдә, Korston Royal Kazan кунакханәсендә узачак.

Ул 150 катнашучыга исәпләнгән. Россия төбәкләреннән чакырылган спикерлар булачак, дип көтелә. Алар үз чыгышларында ресторан һәм кунакханә җитәкчеләрен, экскурсия алып баручыларын һәм линия персоналын БРИКС илләре саммитын уздыруга әзерләү турында сөйләячәк.

Татарстан туризм тармагы вәкилләре өчен укулар үткәрүгә 2 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк, дип планлаштырыла. Заказчы булып ТР Туризм буенча дәүләт комитеты тора.

БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 2024 елның 22-24 октябрендә узачак. Өч көн эчендә Казанга БРИКС илләре саммитында катнашучы 20 мең кеше, шулай ук журналистлар, экспертлар, волонтерлар, хокук тәртибе хезмәткәрләре киләчәк, дип хәбәр итте Казан мэриясе. Кунакларны кабул итү өчен шәһәрнең илледән артык кунакханәсе җәлеп ителәчәк.

Август башында республика оештыру комитеты 2024 елда БРИКС берләшмәсендә РФ рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча утырыш уздырды. Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык инфраструктурасын әзерләүгә, шулай ук кунакханәләрнең персоналын укытуга һәм аларның квалификациясен арттыруга аерым игътибар бирергә кушты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх