Гади кораллар кулланып Россия суверенитетына критик куркыныч тудыру атом-төш коралын куллану өчен нигез булачак, ә атом-төш коралы булган дәүләт ярдәме белән атом-төш коралсыз дәүләт ягыннан Россиягә карата агрессия аларның уртак һөҗүме итеп кабул ителәчәк.
Дәүләт сәясәте нигезләренә атом-төш тыеп тору өлкәсендә кертелә торган әлеге һәм башка үзгәрешләр турында Россия Президенты Владимир Путин РФ Иминлек советының атом-төш тыеп тору буенча даими киңәшмәсе утырышында сөйләде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
«Документның яңартылган редакциясендә атом-төш коралы булган дәүләт катнашында яки атом-төш коралы булмаган дәүләт ягыннан Россиягә карата теләсә нинди агрессияне әлеге дәүләтләрнең Россия Федерациясенә уртак һөҗүме буларак карарга тәкъдим ителә», - дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, Путин сүзләренчә, РФ хакимияте Россиягә генә түгел, Союздаш дәүләт катнашучысы буларак Беларуська каршы агрессия булган очракта да атом-төш коралын куллану хокукын калдыра. «Шул исәптән дошман, гади корал кулланып, безнең суверенитетка критик куркыныч тудырган очракта да», - дип ассызыклады ул. Моннан тыш, атом-төш тыеп тору үткәрелә торган дәүләтләр һәм хәрби союзлар исемлеге киңәйтелә. Аларны нейтральләштерү өчен атом-төш тыеп тору кирәк булган хәрби куркынычлар исемлеге тулыландырыла.
Атом-төш коралын куллану мөмкинлеге «һава-космик һөҗүм чаралары массалы җибәрелүе һәм аларның дәүләт чиген үтеп керүе турында дөрес мәгълүмат алган чакта гына каралачак. Стратегик һәм тактик авиация самолетлар, канатлы ракеталар, пилотсыз очучы аппаратлар, гипертавышлы һәм башка очучы аппаратлар турында әйтүем», - дип аңлатты Россия лидеры.
РФ Иминлек советының атом-төш тыеп тору буенча даими киңәшмәсе беренче тапкыр ачык форматта үтте, дип билгеләп үтә ТАСС.
Свежие комментарии