Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Спорт министрлыгы башлыгы Михаил Дегтярев «Локо. Без бергә» фестивален ябу тантанасында катнашты. Ярышлар 10-15 сентябрьдә узды, Казанда Россиянең 43 төбәгеннән Россия тимер юллары хезмәткәрләрен җыйдылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Чараны Россия тимер юллары һәм Россия тимер юлчылар һәм транспорт төзүчеләре профсоюзы оештырды. Моннан тыш, ябылу тантанасы кысаларында III Тимер юл спорт уеннары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада катнашучыларны сәламләп, Песошин спорт вакыйгасы тимер юлчыларны берләштерә, аларда оешканлык, бердәмлек һәм югары җаваплылык үстерә, диде.
«Әлеге фестиваль төрле төбәкләрдәге коллегалар белән танышырга һәм мөһим мәсьәләләр турында фикер алышырга, үзеңне уртак максат өчен эшләүче бердәм команданың бер өлеше итеп тоярга, шулай ук иң катлаулы җитештерү бурычларын хәл итәргә ярдәм итә торган уникаль тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә», - дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Аның сүзләренчә, ярышлар үзара аңлашу һәм дуслык, көчле команда уены атмосферасында узды. Песошин оештыручыларга фестивальне югары дәрәҗәдә уздырганнары өчен, ә катнашучыларга якты уңай хис -кичерешләре өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, дүрт көн дәвамында шәһәрдә «Без бергә» III Тимер юл спорт уеннарының финалы, «Россия тимер юллары» ААҖнең «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» корпоратив социаль проектының финал этабы һәм «Көмеш көз» халыкара спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше фестивале узды. Әлеге чараларга Казанда 800гә якын кеше җыелды.
- Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
Свежие комментарии