На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Раил Газизов
    Так правильные слова говоришь, но сам то в течение десять лет ни одного ответа не дал, почему не хочешь масштабироват...Рөстәм Миңнеханов...
  • Александр Печорин
    Какая мощная смысловая нагрузка...Оренбург трактынд...
  • Валентин Винник
    Всё понятно 🙄Оренбург трактынд...

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Чаллыда хәрбиләр 423 гаилә корган

2024 елда Чаллыда 3241 гаилә теркәлгән. Егетләр 25-39 яшьләрдә гаилә коруны кулай күрә. Мондыйлар 25 проценттан артык. Кәләшләрнең 26 процентка якыны – 18-24 яшьлекләр. Бу хакта ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим шул хакта яза.

Иң өлкән кияүгә – 85, иң өлкән кәләшкә 74 яшь.

Яшь аермасы 38 яшь булган пар да никахын рәсми төстә теркәгән.

Тагын бер кызыклы факт: узган елда чит ил гражданнары белән 87 гаилә теркәлгән. Шәһәрдәшләр Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, Мисыр, Конго, Төркия, Испания, Швеция һәм башка илләрдән үзләренә пар тапканнар.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләр 423 гаилә корган. Бу очракта яшьләр мөрәҗәгать иткән көнне үк никахларын рәсми төстә теркәгәннәр.

Чаллыда гаилә коручылар матур даталарны күбрәк сайлый. Мәсәлән узган елның 24 апрелендә 75 гаилә барлыкка килгән. 08.08 һәм 24.08.24 датасында 71 пар язылышкан.

 

Ссылка на первоисточник
наверх