На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

35 меңгә якын түбәнкамалы Җиңү көнендә бәйрәм чараларында катнашкан

Түбән Камада яшәүче 35 меңгә якын кеше 9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында булды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Бу көнне шәһәр халкы өчен бай программа әзерләнгән иде: тантаналы митинг, парад, җирле һәм читтән килгән артистлар катнашында концерт, мастер-класслар.

Бәйрәм салют белән тәмамланды.

Парадта 750 дән артык кеше һәм 62 берәмлек техника катнашты.

«Барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә, бу көнне без бер зур гаилә идек», — дип ассызыклады Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев дүшәмбе планеркасында.

Ссылка на первоисточник
наверх