Шимбә, 16 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар һәм җепшек кар яварга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәге хакында кисәтте.
Төнлә һава температурасы -3.
.0 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы -1..+3 градусны күрсәтәчәк.ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразлары буенча, Татарстанда һава температурасы ялларда гына түгел, киләсе атна башында да климатик нормадан югары булачак.
Свежие комментарии