На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә ярдәмне көчәйтергә тәкъдим иттеләр

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен социаль гарантияләрне арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаячак. Мондый карар бүген республика парламенты утырышында кабул ителде.

Инициатива белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты чыгыш ясады.

Аның рәисе Александр Чубаров хәбәр иткәнчә, 2025 елның беренче дүрт аенда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында эштән китүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 28,8 процентка арткан – 746 кеше эштән киткән. 2024 елда системадан 1,8 меңнән артык хезмәткәр киткән, аларның яртысыннан артыгы пенсия өчен кирәкле хезмәт еллары санына ирешкәнче контрактны өзгән. Нәтиҗәдә төбәкнең эчке эшләр органнарында кадрлар комплектының җитешсезлеге бүгенге көндә 26,3 процент тәшкил итә.

Чубаров сүзләренчә, төп проблемаларның берсе – пенсиягә чыгу хокукы булган хезмәткәрләрнең эшне дәвам итәргә стимулы булмау. Бу закон эштән киткәннән соң гына пенсия алырга мөмкинлек бирү белән бәйле. Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен законда каралган ташламалар тулысынча гамәлгә ашырылмый.

Мөрәҗәгатьтә депутатлар төбәк һәм муниципаль бюджетлардан акча җәлеп итеп эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирүче нормаларны федераль дәрәҗәдә беркетергә тәкъдим итә.

Аерым алганда, акчалата түләүне арттыру, пенсиягә чыгу хокукы булган гамәлдәге хезмәткәрләргә аның потенциаль күләменең 50 проценты күләмендә өстәмә түләү кертү, хәрби ипотека программасына охшаш режимда торак сатып алу мөмкинлеге бирү, шулай ук торак арендалау өчен түләүләрне хезмәткәр яшәгән төбәктәге уртача базар дәрәҗәсенә кадәр арттыру тәкъдим ителә.

Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллау турындагы карарны депутатлар бертавыштан хуплады.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх