На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Зәй районында тыл ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Зәй районы Бура-Киртә авылында гомер итүче Вәсимә Зәйнетдинованы Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров бер гасырлык юбилее белән өенә килеп тәбрикләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Вәсимә Зәйнетдинова 1924 елның 25 июнендә Бура-Киртә авылында туган. Бөек Ватан сугышы чорында ул Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшләгән.

Ә инде сугыш тәмамлангач, туган авылына кайтып терлекчелектә хезмәт куйган, озак еллар сыер сауган. Тормыш иптәше белән алар өч кыз тәрбияләп үстерә. Бүген ветеран кызлары тәрбиясендә күркәм картлык кичерә.

«Сез безнең җирлекнең иң озак яшәүче мөхтәрәм кешесе. Авыр елларда ил өчен куйган хезмәтегез, терлекчелектә армы-талмый эшләвегез өчен рәхмәт Сезгә! Сез җирлектә тырыш гаилә үрнәге булып яшәдегез, кызларыгыз да сезнең кебек уңганнар», — диде котлау сүзләрен ирештереп Мөнир Туктаров.

Шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Разиф Кәримовның котлау открыткаларын, бүләкләр тапшырды, «Бердәм Россия» партиясе котлауларын да ирештерде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх