На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле булды

XXIX «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале азагына якынлашты. Гран-прига һәм Казан федераль университетына медиа юнәлешенә укырга керү мөмкинлегенә Түбән Камадан Альмира Хәйброва («Рус телендә басма журналистика» юнәлеше) иреште. Фестивальнең ачышы дип Арча районыннан Азат Нәҗиметдинов («Подкастлар һәм радио» юнәлеше) танылды.

Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

«Фестивальгә өченче ел рәттән киләм. Инде 8нче сыйныфта ук Гран-при өчен көрәшергә карар кабул иттем. Барысы да мин теләгәнчә килеп чыкты. Миңа теләктәшлек белдергән, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, бу минем өчен бик әһәмиятле җиңү. Республикабызда мондый проектлар булу бик яхшы. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә без югары уку йортына бушлай керә алабыз – бу безнең өчен бик зур ярдәм», - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Альмира Хәйброва.

Быел фестивальнең финал этабына рус һәм татар телләрендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләрендә Татарстанның 21 шәһәреннән һәм районыннан 67 катнашучы үтте. Моннан тыш, фестивальдә инде икенче ел рәттән югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортларының студентлар медиаүзәкләре катнаша.

Фестивальңе ябу тантанасында ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, фестивальнең нигез салучысы һәм рәистәше Римма Ратникова, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, телевидение алып баручысы, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Лия Заһидуллина, ТР Студентлар лигасының башкарма директоры һәм президенты Шамил Якупов катнашты.

«Алтын каләм» фестивалендә иң мөһим нәрсә – аның катнашучылары. Аларның кайберләре якындагы елларда профильле юнәлешле югары уку йортларына укырга керәчәк.

Башка юнәлешкә кергән очракта да, егетләр һәм кызлар бу һөнәр белән инде таныш булачак һәм уку йортлары каршындагы медиаүзәкләрдә белемнәрен куллана алачак. Медиаөлкәдә иң мөһиме – мәгълүматны тапшыру рәвеше һәм аның дөреслеге өчен җаваплылык. Катнашучыларны бу һөнәр белән мөмкин кадәр якыннан таныштыру өчен без һәр елны күчмә мәктәпләргә тәҗрибәле остазларны, спикерларны чакырабыз», – дип белдерде Ринат Садыйков.

Катнашучылар биш көн дәвамында командаларда эшләде: ике телдә газеталар чыгарды, теле- һәм радиопрограммалар әзерләде, фестивальнең социаль челтәрләрдәге битләрен алып барды, очрашуларны фотога төшерде һәм модерацияләде. Алар өчен төрле форматтагы очрашулар, гамәлдәге журналистлар, дәүләт оешмаларының матбугат сәркатибләре һәм узган елларда җиңүчеләр белән мастер-класслар оештырылды. Медиаүзәкләр «Гаилә елы», «Психологик ярдәм һәм сәламәт яшәү рәвеше», «Яшьләргә патриотик тәрбия бирү», «Милләтара бердәмлек» кебек темалар кысаларында проектлар әзерләде.

Фото: © Чараны оештыручылар тәкъдим итте

Җиңүчеләр исемлеге:

«Рус телендә басма журналистика»:

  • III дәрәҗә – Гаврилова Яна Игоревна (Яшел Үзән районы);
  • II дәрәҗә – Темникова Эвелина Александровна (Чистай);
  • I дәрәҗә – Туманова Ангелина Александровна (Яшел Үзән);
  • Гран-при – Хәйброва Альмира Марат кызы (Түбән Кама).

«Татар телендә басма журналистика»:

  • III дәрәҗә – Ганиева Алинә Илнар кызы (Арча районы);
  • III дәрәҗә – Гәрәев Ислам Ирек улы (Азнакай районы);
  • II дәрәҗә – Гайнетдинов Айзат Алмаз улы (Чаллы шәһәре);
  • I дәрәҗә – Ибраһимова Фирүзә Илсур кызы (Яңа Чишмә районы);
  • I дәрәҗә – Сабитова Азалия Ленар кызы (Арча районы);
  • «Иҗади үсеш өчен» махсус призы – Галиәхмәтова Алия Айрат кызы (Балтач районы).

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә»:

  • III дәрәҗә – Биба Николай Антонович (Чаллы шәһәре);
  • II дәрәҗә – Наумова Елизавета Андреевна (Спас районы);
  • II дәрәҗә – Владимирова Виктория Сергеевна (Тәтеш районы).

«SMM»:

  • III дәрәҗә – Бикбаева Айзилә Рәфкать кызы (Арча районы);
  • III дәрәҗә – Садиева Инзилә Илдар кызы (Чүпрәле районы);
  • II дәрәҗә – Шәрәпова Диләрә Эльвир кызы (Чүпрәле районы);
  • I дәрәҗә – Фәизова Дилия Данис кызы (Чүпрәле районы).

«Фотожурналистика»:

  • III дәрәҗә – Галимов Илназ Ленур улы (Арча районы);
  • II дәрәҗә – Хәбибуллина Ралинә Илшат кызы (Арча районы);
  • I дәрәҗә – Гусейнова Карина Рәфыйк кызы (Чистай районы).

«Телевидение һәм видеоблогинг»:

  • III дәрәҗә – Шиһабиева Азалия Илсур кызы (Биектау районы);
  • II дәрәҗә – Гарифуллина Рәфинә Рәдиф кызы (Арча районы);
  • I дәрәҗә – Сәләхов Нариман Марат улы (Арча районы);
  • I дәрәҗә – Альтапова Зәринә Булат кызы (Арча районы);
    • «Профессиональлеккә омтылу» махсус бүләге – Әхмәтҗанова Айгөл Айрат кызы (Нурлат районы).

    «Дизайн һәм верстка»:

    • I дәрәҗә – Спиридонова Весна Александровна (Казан шәһәре);
    • I дәрәҗә – Абдуллина Азалия Марат кызы (Әлмәт шәһәре).

    «Радио һәм подкастлар»:

    • III дәрәҗә – Нигъмәтҗанова Камилә Рәмис кызы (Арча районы);
    • II дәрәҗә – Гыйниятуллина Самирә Рамил кызы (Арча районы);
    • I дәрәҗә – Маннанова Рамилә Рамил кызы (Әлмәт шәһәре).
    • «Фестивальнең ачышы» (Радио һәм подкастлар) – Нәҗиметдинов Азат Ирек улы (Арча районы).

     

    Читайте нас:

    Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

    ВК - https://vk.com/tatarinform

    Телеграм - https://t.me/iatatarinform

    YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

     

    Ссылка на первоисточник
    наверх