На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең төп конкурсында ике Татарстан фильмы бар

Татарстанның ике фильмы «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең төп конкурсына кергән. Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы һәм Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» документаль фильмы төрле илләрдән катнашкан фильмнар белән ярышачак.

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең оештыру комитетына 47 илдән 814 гариза керде.

Сайлап алу комиссиясе 27 илдән 50 фильмны сайлап алып программаны формалаштырды», диелгән кинофестивальнең матбугат үзәге хәбәрендә.

Бүген «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең 50 фильмнан торган шорт-листы чыгарылды. Фильмнар «Тулы метражлы нәфис фильмнар», «Кыска метражлы нәфис фильмнар», «Анимацион фильмнар», «Документаль фильмнар» һәм «Милли конкурс» номинацияләренә бүленгән.

Милли конкурста Татарстанда төшерелгән 9 фильм һәм Япониядән катнашучы «Татара-наследие Евразии» фильмы бар. Режиссеры - Асия Садыйкова. Режиссер Рәүф Кубаевның «Телсез күке» фильмы да «Милли конкурс»ка кергән.

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 6 – 11 сентябрь көннәрендә узачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх