Татарстанда җитештерүдә инженерның уртача хезмәт хакы 2025 елда 110 554 сум тәшкил итә. Соңгы айда гына да бу керем 7,7 процентка артты. Бу хакта «Татар-информ»га HR-эксперт Зулия Лоикова хәбәр итте.
«80 мең сум хезмәт хакы белән эш тәкъдимнәре еш очрый, инженер-технологлар 90 мең сум, инженер-конструктор 100 мең сум ала», – диде Лоикова.
Спикер билгеләп үткәнчә, өстәвенә, Казанда сервис инженерларының хезмәт хакы 150 мең сумнан башлана.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии