На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә төркемнәр җыюын игълан итте

«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча «Московский» мәдәният үзәгендә, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркемнәргә һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә өстәмә укучылар сайланып алыначак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Московский» мәдәният үзәгенә йөрергә теләүчеләр өчен кастинг 6 сентябрь 13.00-16.00 аралыгында узачак (Академик Королев ур., 47).

Катнашучыларның яшь чикләве: 9-14 яшь.

Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 3 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга кирәк: https://forms.gle/BvvuPmXCygE42ef18

Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнергә теләүчеләр өчен кастинг шулай ук 6 сентябрьдә 13.00-16.00 аралыгында узачак (Дәрвишләр бистәсе, Совет ур., 18)

Катнашучыларның яшь чикләве: 9-14 яшь.

Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 3 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга кирәк: https://forms.gle/TTGSVM9ikvBHZXC5A

«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрергә теләүчеләр өчен кастинг 7 сентябрь 11.00-15.00 аралыгында узачак.

Урыны: Вахитов районының «Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия»се (Нурсолтан Назарбаев ур., 48)

Катнашучыларның яшь чикләве: 6-7 яшь.

Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 3 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга кирәк: https://forms.gle/gvxrBB7Bai4ZTJeE9

Катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь, уен коралы) студиянең остазларына күрсәтәчәк. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.

Сораулар буенча +7 919 640 73 07 номерына (whatsappка язарга) Сөмбел Җәләевага (студиянең сәнгать җитәкчесе) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә. Ә 2023 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды.

Бүгенге көндә 6 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 3 ел дәвамында студия 11 спектакль чыгарды.

Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Укучылар атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Биредә профессиональ остазлар, театр актерлары белем бирә. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх