На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Кама Тамагында «Диңгез – море Татарстана» кластерын ясау дәвам итә

Республиканың Кама Тамагы районында «Диңгез – море Татарстана» туристик-рекреацион кластерының өченче чиратын төзү эшләре дәвам итә. Бу хакта республика киңәшмәсендә район башлыгы Наил Вазыйхов сөйләде диелә район администрациясе материалларында.

Кластерда автомобиль юлыннан керү юлы һәм визит-үзәк бинасы янында парковка ясалган.

«Диңгез – море Татарстана» кластерын булдыру «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты максатларына туры килә.

«Диңгез – море Татарстана» кластеры 2021 елда, проектның икенче чираты буенча эшләр башланып бер ел узгач, ачылды. 2024 елның сентябрендә билгеле булганча, өченче чираты да дәүләт экспертизасын уңышлы узган.

Наил Вазыйхов Кама Тамагы районында башка илкүләм проектларны тормышка ашыру турында да сөйләде. Әйтик, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Зур Яңасала авылында фельдшер-акушерлык пунктын төзү тәмамланган.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Кама Тамагы район үзәгендә ябык футбол манежы төзү төгәлләнеп килә. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Рудинцкий урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» уку үзәкләре ачылган.

Ссылка на первоисточник
наверх