На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда мәдрәсә шәкертләре хәрби операция катнашучыларына окоп шәмнәре ясап җибәргән

«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә шәкертләре махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен гуманитар ярдәм – окоп шәмнәре әзерләп җибәргән.

«Моңа кадәр алар дини китап һәм намазлыклар җибәргән иде инде. Шул ук вакытта мәдрәсә мөгаллиме, отставкадагы подполковник Тимур хәзрәт Ибраһимов алгы сызыктагы сугышчылар янында да булып кайтты.

Хәзер шәкертләр мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә махсус хәрби операция солдатлары өчен блиндаж (окоп) шәмнәре ясады. Шәм ясау өчен балавыз мәдрәсә умарталыгында бар», – дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Эшкә керешер алдыннан мәдрәсә мөгаллимнәре Тимур хәзрәт Ибраһимов һәм Хәлил хәзрәт Мәгъсүмов эш тәртибен аңлатып узган һәм киңәш биргәннәр.

«Шәкертләр бергәләп 126 банка окоп шәме ясады. Алар кулга-кул тотынып эшләде: берсе катыргы кисеп торды, икенчесе аны банкага урнаштырды, ә өченчесе балавыз агызды. Бу гади, әмма нәтиҗәле яктылык һәм җылылык чыганагы. Мәдрәсә мөгаллимнәре билгеләп үткәнчә, хәрби операция хәрәкәтләре зонасындагы сугышчылар өчен алыштыргысыз булачак, ул аларга ризык җылытырга гына түгел, ә кыр шартларында җылынырга да ярдәм итәчәк. Окоп шәмнәре, гадәттәгеләреннән аермалы буларак, биш-алты сәгатькә кадәр яна ала, аларны хәтта җил дә сүндерми», – диелә хәбәрдә.

Окоп шәмнәреннән торган гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына тапшырылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх