На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Рөстәм Заһидуллин: Без һәр Ватанны саклаучының гаиләсенә ярдәм итәргә әзер

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашты. Ул белдергәнчә, министрлыкта 19 хезмәткәр эшли, аларның якын туганнары хәзер Туган илне саклый яки фронтта һәлак булган. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Очрашу вакытында Заһидуллин искәрткәнчә, 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Ул билгеләп үткәнчә, республика хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив эшли. Министр Татарстан Рәисенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү темасы республика дәрәҗәсендә карала дигән сүзләрен искә төшерде.

Татарстан Юстиция министрлыгы карамагындагы ТР Дәүләт юридик бюросы хәрбиләргә һәм аларның туганнарына юридик ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Мондый гаиләләр еш очраша торган проблемаларның берсе документларда фамилия һәм исемнәр төрлечә язылу булып тора, бу суд тарафыннан туганлыкны раслауны таләп итә. Моннан тыш, ташламаларны һәм тиешле түләүләрне рәсмиләштерүдә кыенлыклар туа.

Министрлык хезмәткәрләре һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, дип ышандырды министр. «Теләсә кайсы вакытта сораулар яки тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итегез. Безнең өчен ачык әңгәмә алып бару мөһим. Без һәр вазгыятьне карап чыгачакбыз һәм тиешле ярдәмне күрсәтәчәкбез», – диде ул.

Очрашу азагында Рөстәм Заһидуллин катнашучыларны Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган «Реплика» әдәби-музыкаль театры спектакленә чакырды.

Шуннан соң хәрбиләрнең гаиләләре Татарстан Юстиция министрлыгы музеенда булды, анда республикада юстициянең барлыкка килү һәм үсеш тарихына багышланган экспозиция белән танышты.

Ссылка на первоисточник
наверх