На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Арчада «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган геройларга һәм аларның әтиләренә багышлана.

Бүген Арча район мәдәният йортында «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Чарада катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

«Бүгенгесе көндә батыр ир-егетләребез илебез тынычлыгын саклыйлар.

Кызганыч, югалтуларсыз да булмый. Аяусыз сугышта якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашам. Батырларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча башкарасы эшләребез шактый. «Герой әтисе» күргәзмәсендә безнең районнан ике әтинең батыр уллары белән фотосүрәтләре урнаштырылган. Сарай-Чокырча авылы егете Айрат Галәветдиновның әтисе Габделәхәт Мәсгүт улы һәм майор Әһлиев Алмазның әтисе Хәмит Хәсби улының фотосүрәтләре бар. Егетләр икесе дә Батырлык ордены ияләре. Бу күргәзмә яшь буын өчен аеруча әһәмиятле», - диде ул.

Күргәзмә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган. Экспозициядә уллары махсус хәрби операциядә батырларча сугышкан әтиләрнең портретлары тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә 45 фотосүрәт урнаштырылган. Дүртесе – Россия Героеның әтиләре, 32се Батырлык ордены, җидесе башка төрле дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән егетләрнең әтиләре.

Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен һәлак булган геройлар Айрат Вәлиуллин, Эдуард Ихсановның гаиләләренә Батырлык орденнарын тапшырдылар.

Махсус хәрби операциядә катнашкан герой Фидаиль Габдрахманов та Батырлык орденына лаек булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх