<p>Әлмәт шәһәренең Р. Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетендә Корбан гаете вәгазе укылды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы <strong>Илфар хәзрәт Хәсәнов </strong>хаҗиларның туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.</p> <p>«Бүгенге көндә Татарстаннан кардәшләребез хаҗ кылалар, алар Мина үзәнлегендә.
Мөфтиебез Камил хәзрәт изге җирләрдән үзенең кайнар сәламләрен юллый һәм ихлас теләкләрен җиткерә. Раббыбыз өчен кылган гыйбадәтләр һәм чалган корбаннар кабул булса иде, дип хәбәр кылды ул. Хаҗиларга Аллаһыбыз исән-имин туган җирләренә әйләнеп кайтырга насыйп итсә, кылган гыйбадәтләреннән разый булса иде», – диде имам-хатыйб.</p> <p>Бәйрәм вәгазен әлеге сылтама аша кереп тыңларга була.</p>
Свежие комментарии