На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Александр Гулевич
Елда это что? Но звучит ...2023 елда Татарст...
• Алатырка
Автор-упоротый, а самое паскудное-платформа отказывается скрывать посты этого придурка.Иртәгә Казанда Ро...
• Алекс Сэм
А с какого тут текст предположительно на татарском?Иртәгә Казанда Ро...

Татарстан мөфтие республика халкын якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкын якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады.

«Бүген тәкбир-тәшрик көннәре башланды. Димәк, кояш баегач мөэмин-мөселманнар Корбан бәйрәмен каршы ала дигән сүз. Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче гает көне белән тәбрик итәм һәм кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен телим!

Корбан бәйрәме – кешенең Аллаһка тугрылыгын һәм Раббыбызның үз колларына чиксез Рәхмәтен күрсәтүче бәйрәм. Әбүл-әнбия, ягъни пәйгамбәрләрнең атасы булган Ибраһим галәйһиссәламнең ихласлыгын һәм тәкъвалыгын истә тотып, Раббыбызның әмеренә буйсынып, мөселманнар корбан чала.

Яралтучыбызның чиксез хикмәте белән Аның ризалы өчен генә дип кылынган бу гыйбадәт аша дин кардәшләребез күрше-күлән, туган-тумачалар белән мөнәсәбәтләрен ныгыта, үз гаиләләренең күңелен күрә, күпсанлы мохтаҗларга ярдәм кулын суза. Нәтиҗәдә тирә-юньдәге мохиттә игелек, шәфкатьлелек, сафлык, Аллаһыга сөю хөкем сөрә.

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Корбан – ул хаҗ тәмамлануга багышланган бәйрәм дә. Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 көнендә Гарәфә көне билгеләп үтелә, Татарстаннан килгән ватандашларыбыз хәзерге вакытта бу үзәнлектә гыйбадәт кыла, аннары төнне ачык һавада Мүздәлифәдә үткәрә, иртәгә – Минага, аннары Мәккәгә кайта.

Нәкъ менә Гарәфәдә Һиҗри буенча 1435 ел элек сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарга үзенең хушлашу вәгазен сөйләгән. 20 елдан артык пәйгамбәрлек дәвереннән соң, ул үзенең өммәтенә карап, кайчандыр имансызлык, коллык, әхлаксызлык һәм законсызлык хөкем сөргән бөтен Гарәбстан ярымутравында хәзер гаделлек, иман, ирек хөкем сөрүен күреп шатлана... Инде җәберләүчеләр дә, җәберләнүчеләр дә калмый, чөнки Аллаһ хозурында һәркем тигез, бары тик Аллаһыдан куркучы тәкъва кешеләрдә генә өстенрәк була.

Үзенең пәйгамбәрлек миссиясен тулысынча үтәгәнен аңлап, Аллаһ Илчесе (с.г.в.) кешеләргә соңгы нәсыйхәтләрен җиткерә. Бу нәсыйхәтләр бүген дә актуальлеген югалтмаган. Алар – кешеләрнең тигезлеге һәм хокуклары, мөселманнарның кардәшлеге, гаиләгә карата яхшы мөнәсәбәт, риба алуның гөнаһы, хәләл һәм хәрам турында… Аллаһ Илчесе (с.г.в.) Коръәнгә таянырга һәм үзенең сөннәтенә иярергә өйрәткән.

Хәдисләрнең берсендә ул: «Мин сезгә ике әйберне: Аллаһ китабын һәм Сөннәтемне калдырдым», – дигән. Һичшиксез, кешеләр бу хакыйкатьләргә таянса, беркайчан да дөрес юлдан тайпылмаячак.

Кадерле дин кардәшдәшләрем! Мөбарәк Корбан гаете көннәрендә мин барча мөселманнарга Аллаһның әмерләре һәм Аның Илчесе (с.г.в.) васыятьләре буенча яшәүне насыйп итүен телим. Гыйбадәтләребез һәм чалган корбаннарыбыз өчен әҗерләрне арттырып биреп, Ул бездән риза булса иде! Һәр йортта һәрвакыт бәрәкәт, иминлек булсын һәм иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх