На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...
  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...

Дәүләт Думасында салым чигерүен алуның яңа алымы хакында сөйләделәр

Россиялеләрнең ГТО нормаларын үтәгән өчен яңа салым чигерүен алу мөмкинлеге булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитовка («Яңа кешеләр») сылтама белән хәбәр итә.

«2025 елдан Россиядә ГТО нормаларын үтәгән өчен яңа салым чигерүе кертелә.

Аны үзләренең яшь төркеменә туры килгән «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексының сынаулары (тестлары) нормативларын үтәгән, дәүләт бүләкләренә лаек булган һәм элегрәк алынган дәүләт бүләкләрен раслаган россиялеләрнең алу хокукы бар», - диде Хәмитов.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, ГТО өчен салым чигерүенең максималь күләме аена 500 сум тәшкил итә.

Аның әйтүенчә, салым чигерүенә рәсми рәвештә эшкә урнашкан һәм өстәмә рәвештә диспансеризация узган хезмәткәр дәгъва кыла ала.

Февраль аенда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать иткән вакытта киләсе елдан даими рәвештә диспансеризация узучыларга, шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшырган кешеләргә салым чигерүен алу мөмкинлеге биреләчәге хакында хәбәр иткән иде.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх