На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Татарстанда Мәүлид бәйрәмендә мәдәни чаралар программасы билгеле булды

Бүген «Татар-информ»да Мәүлид бәйрәмен уздыруга багышланган матбугат очрашуында 14 һәм 15 сентябрьдә булачак чаралар программасы билгеле булды.

«Мәүлид бәйрәме ай дәвамында 48 район мөхтәсибәтендә дә үткәрелеп килә. 14 сентябрь көнне кичке сәгать алтыдан башлап Казан шәһәренең тарихи Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәреләчәк.

Бәйрәмгә бөтен Казан имамнары чакырыла. Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламли», – диде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арысланов.

Мәүлид бәйрәменең бизәге – ул татар мәкаме белән «Мәүлид» касыйдәсен башкару санала. Аны Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышыннан соң Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм «Саф» иҗат төркеме башкарачак.

15 сентябрь көнне Болгар ислам академиясендә балалар арсында оештырылган республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе, шулай ук хәләл товарлар сата һәм хезмәтләр күрсәтә торган «ХочуHalal» мобиль кушымтаның проекты белән таныштыру оештырыла. Чара иртәнге тугызда башлана һәм уникенче яртыга кадәр дәвам итә.

«Бөтен Татарстаннан 30 бала катнашачак: 15 малай һәм 15 кыз. Мондый конкурсларда призлы урыннар алган, Коръәнне яхшы укый белгән балалар сайлап алынды. Аларның бер генә биреме булачак – Коръәннән бер бит укырга», - дип сөйләде Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Абдуррәшид Фәизов.

«Ак мәчеттә исә чаралар өйлә намазыннан соң башланып китә. Рәсми чыгышлардан соң «Мәүлид» касыйдәсе башкарылачак. Мәчеткә Казаннан һәм төрле районнардан 400гә якын кеше килүе көтелә», – диде Ирек Арысланов.

Шулай ук Казанның Иске Татар бистәсендә дә 12:30 сәгатьтән башлап төрле мәдәни чаралар оештырылачак. Бәйрәм кунаклары өчен Мингол Галиев, балалар филармониясе, «Мәрҗән» ансамбле, Рөстәм Хөсәенов, Зөһрә Сәхәбиева чыгыш ясаячак.

Бәйрәм программасының режиссеры – Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша.

 

Ссылка на первоисточник
наверх