Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе күчмә китапханә кысаларында яраткан авторлары һәм басмалары белән очрашулар программасын әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ»га филология фәннәре кандидаты, китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Нуридә Насыйбуллина хәбәр итте.
25 март көнне 155 нче гимназиядә Ленар Шәех «Табигать күренешләре» энциклопедиясен тәкъдим итә, Галимҗан Гыйльманов заманча балалар әдәбияты турында сөйләячәк.
26 март көнне 113 нче мәктәптә «Көмеш кыңгырау» газетасы командасы басмалары белән таныштыра, Лилия Гыйбадуллина язу осталыгы серләрен ачачак.
28 март көнне 107 нче гимназиядә Андрей Усачев һәм Галина Дядина үз иҗатлары белән уртаклашачак.
29 март көнне 103 нче мәктәптә Рабит Батулла һәм Йолдыз Шәрәпова онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәчәкләр.
«Балалар китабы атналыгы – ул чара гына түгел, ул чын мәдәни вакыйга, анда балалар яраткан әсәрләренең авторлары белән очраша, китап язу серләренә төшенәчәк һәм тылсымлы әдәбият дөньясына чума алачак», – ди Нуридә Насыйбуллина.
Свежие комментарии