Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетында «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашкан питрәчле Кирилл Дмитриев стажировка үтә. Ведомство җитәкчесе Федор Батков махсус хәрби операция ветераны белән очрашуда стажировка планы, уртак эш юнәлешләре һәм аның һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.Дмитриев иҗтимагый инспектор вазифаларын башкарып, эшкә актив кушылды. Ул Питрәч районында табигатьне саклау законнарын бозуга каршы көрәш буенча уртак рейдларда катнашты.
Комитетның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, стажировка ведомство эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләрен, иҗтимагый экологик инициатива мәсьәләләрен дә кертеп, колачлаячак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии